news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта Россия мөселманнары тарихына багышланган конференция була

17 декабрьдә Саратов шәһәрендә «Россия мөселманнары – 1100 еллык тарих, хәзерге заман таләпләре, киләчәккә караш» дип аталган төбәкара конференция була. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Конференцияне Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Диния нәзарәте һәм Саратов өлкәсе хакимияте оештыра.

Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Саратовта юбилей елын йомгаклау чараларының берсе булган форумда Мәскәү, Казан, Идел буе төбәкләреннән галимнәр, җәмәгать һәм дин әһелләре катнашачак.

Конференциядә «Идел буе Болгарында ислам: цивилизацион һәм мәдәни мирас», «Идел буен территориясендә Ислам тарихы», «Россия гражданлык киңлегенең аерылгысыз өлеше буларак мөселманнар – хокукларны гамәлгә ашыру, гражданлык җаваплылыгы» һәм «Россия мөселман җәмгыятен үстерү юнәлешләре» кебек темалар каралачак.

«Россия мөселманнары – 1100 еллык тарих, хәзерге заман таләпләре, киләчәккә караш» төбәкара конференциясе 17 декабрьдә «Россия - минем тарихым» тарихи паркында (Саратов шәһәре, Шелковичная урамы, 19 йорт) узачак. 10.00 сәгатьтә башлана.

Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга Энгельс төбәк музеена экскурсия планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot