news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Рамазан ае уңаеннан меңгә якын кеше җәмәгать транспортында бушлай йөргән

Саратов шәһәрендә яшәүче мөселманнар шәһәр халкына җәмәгать транспортында бушлай йөрүне оештырган.

Хәйрия акциясе изге Рамазан ае башлану хөрмәтенә багышланган. Аны шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге һәм «Якташлар» оешмасы вәкилләре үткәргән. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Автобусның йөртүчесе сүзләренә караганда, кешеләр гаҗәпләнгән һәм игелекле гамәл өчен рәхмәт белдергән. «Мондый акцияләрне ешрак үткәрергә кирәк. Әйе, хәзер Рамазан ае башланганын ишеттем. Боларның барысын да оештырулары бик яхшы. Афәрин, күңел булды», - дип бәяләгән бу гамәлне пассажирларның берсе.

Көн дәвамында меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар Саратов кебек күпмилләтле шәһәрдә аеруча мөһим. Алар ярдәмендә шәһәрдә яшәүчеләр башкаларның мәдәнияте турында күбрәк белә ала, үзара игътибар һәм хөрмәт күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100