news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта мөселман хәрбиләргә багышланган мемориал ачылды

Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Бөек Ватан сугышы елларында Туган илебез өчен батырларча көрәшкән мөселман хәрбиләр истәлегенә багышланган мемориал ачу тантанасы уздырды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Проект «Юмарт» хәйрия фонды ярдәмендә булдырылган.

Мемориалны ачу Саратов өлкәсенең мөселман җәмгыяте һәм Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәт итүче һәркем өчен зур әһәмияткә ия. Мемориаль такта геройларның бөек батырлыгы өчен рәхмәт белдерү символы булачак.

Мемориалны ачу тантанасы 22 июньдә 16:00 сәгатьтә Саратов шәһәренең Соколовая гора биеклегендә урнашкан мөселман татар зиратының төп капкасы янында узган.

Мөселманнар геройларны искә алды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot