news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта мини-мәчет төзекләндерелде

Ел саен мөселманнар бинаның тышкы күренешен яңартып тора.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»).Узган атнада Саратов шәһәренең Ленин районында, Октябрьнең 50 еллыгы проспектындагы аллеяда, татар җәмгыяте активистлары тарафыннан мөселман гыйбадәтханәсенең макеты реставрацияләнде. Бу хакта Россия мөселманнары сайты хәбәр итә.

  • Мәчетнең миниатюралы күчерелмәсе узган гасырның 90нчы еллар уртасында барлыкка килгән. Биеклеге 2,5 метрдан аз гына артыграк булган һәйкәл Саратов өлкәсендә яшәүче халыкның поликонфессиональ составын күрсәтә.

Ел саен мөселманнар бинаның тышкы күренешен яңартып тора. Бу юлы  ак һәм яшел төскә мәчетнең диварлары һәм түбәсе буялды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100