Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратовта «Минем беренче намазым» проектының чираттагы этабы тәмамланды
Бе елдан артык «Чишмә» хатын-кызлар оешмасы Саратовта «Минем беренче намазым» проектын гамәлгә ашыра. 2025 елның июль ахырында укуларны чираттагы төркем тәмамлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Искәртик, өч атна дәвамында төркемгә язылган мөселман хатын-кызлары Ислам нигезләрен өйрәнә. Курс кысаларындагы иң зур блок намаз темасына — уку кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм практик дәресләргә багышланган. Дәресләрне «Чишмә» активисты, «Шәех Сәид» мәдрәсәсен тәмамлаган Әлфия Рәхмәтуллина алып бара.
Курс 6 дәрестән тора, алар ял көннәрендә Саратов Ислам комплексында уза һәм сәгать ярым дәвам итә. 2025 елның июль ахырында биш кешедән торган төркем укуларын уңышлы тәмамлады. Соңгы дәресләрдә алар белән «Чишмә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хадиджа Бибарсова очрашты. Ул курсны тәмамлаучылар белән формаль булмаган шартларда аралашты һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз