news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта мәдрәсә студентлары Коръәнгә багышланган күргәзмәдә булды

2023 елның гыйнвар ахырында «Родник» хатын-кызлар оешмасы активистлары, Саратовның «Шәех Сәет» мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм студентлары Энгельста туган якны өйрәнү музеенда булды. Анда алар «Коръән - гармония җәлеп итү» күргәзмәсен карады.

Экскурсияне «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм-хаҗи Әбделманов үткәрде. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Саратов мөселманнары уникаль экспонатлар – борынгы кулъязмалар һәм изге Коръән басмалары, аның дөнья халыкларының төрле телләренә тәрҗемәләрен күрде.

Шулай ук алар дөньяның төрле илләреннән җыелган каллиграфия композицияләре, шул исәптән татар шамаиле белән танышты, Ислам тарихы һәм мөселман халыклары мәдәнияте турында күбрәк белә алды.

Исегезгә төшерәбез, «Коръән – гармония җәлеп итү» күргәзмәсе 2022 елның 16 декабрендә ачылды, ул Идел буе Болгар халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.

Анда «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыентыгыннан гарәп телендә Коръән текстының тарихи яктан әһәмиятле һәм нәфис бизәлгән кулъязмалары һәм басмалары тәкъдим ителгән.

«Коръән-гармония җәлеп итү» проекты Россиянең күп кенә шәһәрләрендә күрсәтелде.

Уникаль күргәзмә Энгельста туган якны өйрәнү музеенда 2023 елның 16 февраленә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100