news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта мәдрәсә җитәкчесе: Аерым бина төзергә җыенабыз, чөнки ихтыяҗ бар

Саратовта мәдрәсә җитәкчесе: Аерым бина төзергә җыенабыз, чөнки ихтыяҗ бар
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Саратовның Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә җитәкчесе Али хәзрәт Хәбибуллин эшчәнлекләре турында сөйләде.

«Мәдрәсә 2007нче елдан эшләп килә. 150ләп шәкерт белем ала. Бездә кичке һәм читтән торып уку форматлары бар. Кичке укулар яллардан кала һәр көнне уза. Көндезге укулар әлегә юк, чөнки бинабыз юк, мәчет янына аерым бина төзергә җыенабыз. Әлегә бу – төп мәсьәлә, чөнки ихтыяҗ бар, лицензияле мәдрәсә төбәктә бер генә. Башка төбәкләрдән дә безгә укырга килергә телиләр», – дип сөйләде ул.

Хәзрәт сүзләренчә, бинаны төзергә иганәчеләр ярдәм итә. Язга төзелеш эшләре башланыр дип торалар.

«Татар авылларыннан да укырга киләләр. Җәй көне балалар өчен лагерьлар үткәрәбез. Авылларда татар мәктәпләре ябыла, өлкәдә бер генә зур татар мәктәбе бар. Без телне сакларга тырышабыз, тик бездән соң монда татарча сөйләшүчеләр булмас инде», – дип сөйләде ул.

Кичә мәчеттә Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел булу уңаеннан түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100