news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта «Коръән дөньясы» күргәзмәсе ачылачак

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Ренат Абянов һәм Мәдәният департаменты җитәкчесе урынбасары Илшат Сәлахетдинов «Коръән дөньясы» күргәзмәсен әзерләү буенча эш сәфәре кысаларында Саратовта булды. Мәдәният департаменты делегациясен Саратов Җәмигъ мәчетендә Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти Мөкатдәс Бибарсов һәм Саратов өлкәсе мөфтие Рәсим Хуҗәхмәтов кабул итте. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.

Мөкатдәс хәзрәт һәм Рәсим хәзрәт күп еллар дәвамында Россия мөселманнарының дини лидеры Баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең фикердәшләре. Аларның Саратов өлкәсе һәм гомумән Идел буе Ислам мәдәнияте үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый.

Очрашу барышында Ренат Абянов Мөкатдәс хәзрәт һәм Рәсим хәзрәткә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул Саратовта ачылачак «Коръән дөньясы» күргәзмәсе төбәкнең дини җитәкчелеге ярдәме белән гадәттәгечә югары дәрәҗәдә узачагына ышаныч белдерде.

«Коръән дөньясы» күргәзмәсе — тарихи артефактлар күрсәтү, заманча технологияләр тәкъдим итү һәм белем бирү зоналары оештырудан гыйбарәт булган бай интерактив программалы иҗтимагый чараның тикшерелгән форматы. Аны Саратовта уздыру киң аудиториягә исәпләнгән һәм мәдәниятара диалогны үстерүгә һәм Якын Көнчыгыш төбәгендә Саратов өлкәсенең танылуын арттыруга юнәлтелгән проектның масштаблы дәвамы булачак», - дип билгеләп үтелә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте сайтындагы мәкаләдә.

Икенде намазыннан соң Ренат Абянов һәм Илшат Сәлахетдинов мәчеткә йөрүчеләрне сәламләде. Алар диндәшләренә булачак экспозициянең кызыклы нечкәлекләре турында сөйләде һәм аларны сентябрьдә «Коръән дөньясы» күргәзмәсенә килергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot