Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратовта Коръән бәйгесе узды
15 декабрьдә Саратов шәһәрендә якшәмбе мәктәбе укучылары арасында Коръән бәйгесе финалы узды. Чара Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Саратов өлкәсе Диния нәзарәте һәм Саратов Җәмигъ мәчете ярдәмендә уздырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Бәйгедә катнашучыларны, аларның әти-әниләрен һәм тамашачыларны Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Рәсим хәзрәт Кузахметов сәламләде. Ул Коръән аятьләре һәм сүрәләрен укучыларга Аллаһ Тәгаләнең бәрәкәт бирүен теләде. Шулай ук мөфти Коръән укучыларга үгет-нәсыйхәт тә бирде.
Идел буе Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовның сәламләү хатын аның урынбасары, Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов тапшырды. Ул малайларны һәм кызларны тормышларындагы мөһим казаныш белән котлады һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.
Бәйге финалында 6-15 яшьлек 27 бала катнашты. Малайлар һәм кызлар утызынчы җөзне, аның яртысын һәм чиреген яттан уку номинацияләрендә көч сынашты.
Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләк сертификатлары тапшырдылар. Һәр номинация җиңүчеләренә һәм призерларына грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз