news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратовта ике татар фильмы күрсәтеләчәк

«Татаркино» оешмасы Саратов өчен республика прокатында иң уңышлы барган фильмнарны сайлаган.

Саратовта ике татар фильмы күрсәтеләчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). «Мулла» һәм «Корыч» татар фильмнары Саратовта күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

Саратов шәһәрендә Татарстан киносы көннәре 15 һәм 16 февраль көннәрендә үткәрелә. Мәдәни чара Саратов өлкәсе татарлары инициативасы белән оештырылган.

Фильмнар «Дом кино» кинотеатрында күрсәтелә.

  • «Мулла» фильмы 2018 елда режиссерлар Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелде. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. «Корыч» фильмының сценарий авторы, режиссеры һәм продюсеры да Илфат Камалиев үзе.

«Татаркино» оешмасы Саратов өчен республика прокатында иң уңышлы барган фильмнарны сайлаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot