news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Идел буе Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан мәчет төзеләчәк

1 октябрьдә Саратовта яңа мәчет төзи башлаячаклар. Ул Идел Болгарында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан төзелә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәчет проекты турында Саратов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов һәм Саратов өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Бусаргин белән очрашуда фикер алыштылар.

Мөкаддәс Бибарсов төбәкнең мөселман өммәтендәге эшләр торышы, Саратовның Диния нәзарәтенең төрле юнәлештәге иҗтимагый әһәмиятле проектларын тормышка ашыру турында сөйләде. Шулай ук Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында планлаштырылган масштаблы чаралар турында хәбәр итте. Әлеге чараларның берсе – Саратовта төзеләчәк яңа мәчетнең нигез ташын салу һәм «Россия мөселманнары – 1100 еллык тарих, хәзерге таләпләр, киләчәк стратегиясе» дип аталган Бөтенроссия форумын уздыру.

Яңа мәчет Саратовның Идел буе районында төзеләчәк.

Очрашуда катнашучылар дәүләти-дини мөнәсәбәтләрне ныгытуның һәм төбәктә иҗтимагый дуслыкка сакчыл мөнәсәбәттә булуның мөһимлеген дә әйттеләр.

Ике атна чамасы элек Саратов шәһәре думасы мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеген билгеләүне раслады. Ул Солнечный һәм Юбилейный бистәләре арасында урнашкан. Яңа мәчет төзү Саратовта яшәүче мөселманнар өчен әһәмиятле проблема булып тора. Гамәлдәге мәчет дин тотучыларның барысын да сыйдырырлык хәлдә түгел, шуңа күрә намазга килүчеләр хәтта салкын көннәрдә дә урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр.

Мәчет төзеләчәк җир кишәрлегендә әзерләнү эшләре баруы мәгълүм, шуның белән беррәттән мөселман гыйбадәтханәсе төзү өчен акча җыю да дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100