Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратовта Эдуард хаҗи Ганиев истәлегенә Коръән уку буенча бөтенроссия конкурсы була
Конкурстан онлайн-трансляция алып барылачак.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 февральдә Саратовта танылган меценат Эдуард хаҗи Ганиев истәлегенә Бөтенроссия Коръән уку конкурсы узачак. Аны Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге оештыра.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс Саратов өлкәсендә 2022 елның юбилей елында беренче зур форум булачак. Быел Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелә.
Үз осталыкларын Россиянең 13 төбәгеннән Коръән уку осталары күрсәтәчәк. Жюри составына Коръән уку кагыйдәләре һәм Коръән фәннәре өлкәсендә танылган Россия белгечләре керәчәк.
Объектив сәбәпләр аркасында конкурс чикләнгән форматта узачак. Шул ук вакытта онлайн-трансляция алып барылачак.
Шулай ук Бөтенроссия Коръән уку конкурсы кысаларында мәгариф темасы буенча түгәрәк өстәл узачак. Анда Россиядә мәгарифнең якындагы киләчәге, бу өлкәдә законнар, мәгарифне үстерү стратегиясе, шәхси белем, теоретик һәм практик мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз