news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта Бөек Ватан сугышының мөселман геройлары турында күргәзмә узачак

30 апрельдә Саратовта Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер яктысы: Россиянең мөселман халыкларында Бөек Ватан сугышы героикасы» өлкә күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмәне «Юмарт» хәйрия фонды ярдәмендә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Экспозиция Саратов өлкә фәнни китапханәсендә корылачак. Күргәзмәне ачу тантанасы 14:00 сәгатьтә башлана. Очрашуда катнашучылар башка халыклар вәкилләре белән иңгә-иң куеп Туган ил өчен көрәшкән мөселманнарның батырлыгын искә алачак.

Алар Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда батырлык һәм каһарманлык күрсәткән. Төрле милләтләрдән булган йөзләгән мөселман Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, алар арасында якташларыбыз да, язмышлары Саратов белән бәйле геройлар да аз түгел, диелә хәбәрдә.

«Хәтер яктысы» күргәзмәсе – әлеге батырларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү, аларның уникаль тарихлары һәм батырлыклары турында белү мөмкинлеге», - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Күргәзмә бер атна дәвамында эшләячәк. Саратов халкы һәм кунаклары тәкъдим ителгән коллекцияне килеп күрә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100