news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Саратовта беренче тапкыр зур ифтар оештырылган
Анда дин әhелләре, эшмәкәрләр, юристлар, табиблар, банкирлар, студентлар катнашкан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Саратовта беренче тапкыр йөздән артык кеше катнашында ифтар оештырылган. Бу хакта җирле татарларның "Якташлар" оешмасы хәбәр итә.
"Изге Рамадан Шәриф ае дәвам итә.17 май көнне милләтебезнең 120 әhеле Ифтар мәҗлесенә җыелды. Бирегә дин әhелләре, бизнесменнар, юристлар, табиблар, банкирлар, студентлар килде. Саратовта мондый мәҗлес беренче тапкыр оештырыла. Бары тик татарлар, татарча гына аралашу", - диелә хәбәрдә.
Имам Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов та вәгазьләрне татарча гына укыган.
"Дин - милләтебезнең асылы. Татарларны бары тик дин, мәгърифәт генә саклаган. Оештыручыларга ихлас йөрәкләрдән Раббыбызның рәхмәтләре яусын. Киләчәктә дә шундый очрашулар, ифтарлар насыйп булсын!", - дип рәхмәт белдерә Саратов мөселманнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot