news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта беренче тапкыр "Сарытау егете" бәйгесе уздырыла

Конкурсның финалына җиде егет сайлап алынган.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Саратовта быел беренче тапкыр "Сарытау егете-2018" бәйгесе үткәрелә. Аның финалына бары җиде егет сайлап алынган, дип хәбәр итә төбәктәге татарлар оешмасы. 
 
Бәйгенең финалына Сәлямов Кәрим, Юналиев Дамир, Шамьянов Рамил, Тимербулатов Руслан,  Дамаев Камаль, Фаизов Шамил, Мөхәммәтҗанов Илдар узган. 
 
"Татар егете" исемен яулау өчен алар үзләре белән кызыклы итеп таныштырырга, иҗади бәйгедә катнашырга, белемнәрен һәм көчләрен күрсәтергә тиеш була. 
 
Финал 31 мартка билгеләнгән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100