Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратовның Волжск районында мәчет төзеләчәк урында өмә үтте
3 сентябрь көнне Саратовның Волжск районындагы яңа мәчет төзелеше территориясендә өмә оештырылды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Саратов Җәмигъ мәчетенең имам-мөхтәсибе Фәнил хәзрәт Бибарсов мәчет төзелешенә үз өлешен керткән кешенең (финанс яисә түләүсез хезмәте булу-булмавы мөһим түгел) Аллаһы Тәгаләдән аерым бүләк алачагын аңлатты. Шуңа күрә имам-мөхтәсиб һәркемне мондый эшләргә күбрәк игътибар бирергә һәм аларда актив катнашырга чакырды һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 октябрендә Саратов шәһәренең Волжск районында яңа мәчет төзелешенә таш салу тантанасы була. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә төзеләчәк. Хәзер бу урында әзерлек эшләре бара һәм акча җыю оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз