news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовның Ислам комплексы Ачык ишекләр көненә чакыра

15 октябрьдә Саратов шәһәренең Ислам комплексында Ачык ишекләр көне узачак. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Ел саен уздырыла торган чара гадәттәгечә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган Рабигыль-әүвәл аенда үткәрелә.

Саратов халкы һәм кунаклары өчен Ислам комплексында экскурсия була, анда Саратов Җәмигъ мәчете тарихы турында сөйләячәкләр. Кунакларны шулай ук төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте һәм аның структур бүлекчәләре эшчәнлеге белән таныштырачаклар.

Саратов Җәмигъ мәчете имамнары һәркемнең сорауларына милләте яки конфессиясенә карамастан җавап бирәчәк. Бу көнне һәркем мөселман халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белә алачак, диелә хәбәрдә.

Шулай ук программада мастер-класслар һәм сый-хөрмәт тә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100