Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратовның якшәмбе татар мәктәбендә балалар өчен рәсем бәйгесе игълан ителде
Якшәмбе мәктәбендә узган дәресләрдә балалар Ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән таныша, Коръәнне укырга өйрәнә.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Саратов Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбендә «Пәйгамбәр эзләреннән» балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде. Малайлар һәм кызларга мөстәкыйль рәвештә пәйгамбәрләр тарихыннан төсле иллюстрация ясарга тәкъдим ителә. Иҗат эшләре көн саен «Мәктәп»нең инстаграмдагы сәхифәсенә куелачак.
Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый рәсемнәр бәйгеләре шулай ук традицион рәвештә Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәме уңаеннан уздырыла. Анда малайлар һәм кызлар бик теләп катнаша.
Исегезгә төшерәбез, якшәмбе мәктәбендә узган дәресләрдә балалар Ислам нигезләрен һәм пәйгамбәрләр тарихын өйрәнә, мөселман этикасы белән таныша, Коръәнне укырга өйрәнә. Дәресләр әңгәмә һәм танып белү уеннары рәвешендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз