news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовның татар гимназиясендә укучыларның 40 проценты - башка милләт вәкилләре

Гимназия җитәкчелеге әйтүенчә, башка милләт вәкилләре балаларын монда тәртип булганга бирә.

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Динә Шәмсетдинова). Саратов шәһәренең Милли татар гимназиясендә укучыларның 40 проценты татар милләтеннән түгел. Директоры Венера Салихова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә уку йортының популярлыгын тәртипнең югары дәрәҗәдә булуы белән аңлатты.

Гимназиядә татар теле башлангычтан тугызынчы класска кадәр атнасына 2-3 дәрес укытыла. Уку йортында барлыгы 377 бала укый, шуларның 60 проценты – татар балалары. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен өч укытучы Р.З. Хәйдәрова программасы буенча укыта.

“Татар телен казах, чечен, рус балалары да яратып өйрәнә. Безнең гимназия тәртибе белән аерылып тора. Шуңа күрә башка милләт вәкилләре дә балаларын безнең мәктәпкә бирә”, - диде ул.

“Элек татарча белүчеләр күбрәк иде”

Татарстанның атказанган укытучысы Зәйфәр Аитова бу уку елында татар телен укытуга бәйле үзгәрешләр булмавын әйтте. “10-11нче сыйныфларга бер сәгать әдәбият дәресе керә. Аларны олимпиадага да әзерләргә кирәк. Үзебез төзегән программа буенча, электив курс буларак, тагын бер сәгать татар теле укытабыз”, - дип аңлатты ул.

Укытучы әйтүенчә, кайбер укучыларның татарча аңлаулары да зур шатлык.

“Татар теле дәресләрен сыйныфларны рус һәм татар төркемнәренә бүлеп укыталар. Укучыларның күбесе татар телен аңлый. Дәрес барышында күбрәк русча сөйләшәбез. Сүзен әйтә алмыйча, аңлап кына утырганнары да бар. Элегрәк татарча белүчеләр саны күбрәк иде, чөнки әти-әниләре татарча сөйләшкән. Хәзер исә күбесе руслашып беткән”, - диде укытучы.

Зәйфә Аитова телгә кызыксыну уятыр өчен, мәктәптә төрле чаралар үткәрелүен әйтте. Каршы чыгучылар булмаган. Кичәләр татар һәм рус телләрендә үтә. “Башлангыч сыйныфларда уен формасында әкиятләр сәхнәләштерәбез. "Карга боткасы", Сабан туе, "Каз өмәсе" йолаларына әзерләнәбез. Ел да гореф-гадәтләр фестивален уздырабыз, шулай ук татар теле һәм әдәбияты атналыгы уза. Татар телендә кичәләр үткәрәбез, әти- әниләр белән милли тематикага кагылган очрашулар уздырабыз. Өлкән сыйныфларда өйләнешү, исем кушу йолаларын сәхнәләштерәбез”.

“Гимназия тәртибе белән аерылып тора”

Гимназиянең 4нче сыйныфында белем алучы Йосыф Шәриповның әнисе Гөлнур “Татар-информ” хәбәрчесенә баласының биредә укуына шат икәнен әйтте. Саратовка алар 2012 елда Пенза якларыннан күчеп килгән. Үзе хисапчы булып эшли, балаларына туган телен өйрәтәсе килгән.

“Улым татар телен атнасына өч сәгать укый. Дәрестә әсәрләрне сәхнәләштереп өйрәнәләр, укыту барышы бик кызык”, - дип сөйләде ул. Гөлнур гимназиянең башка уку йортларыннан тәртибе белән аерылып торуын да искәртте. Мәктәптә уздырылган милли бәйрәмнәрне уңай кабул итүен белдерде. Олы кызы, бу мәктәптә укыган вакытта, татар теле буенча төбәкара, халыкара конференцияләрдә катнашкан.

“Укытучылары чын күңелен биреп эшли, кызыма татар теле буенча халыкара конференцияләргә әзерләнергә булышты”, - дип бүлеште Гөлнур.

Гимназиядә атказанган укытучылар саны күп. Гимназия “Мәгариф” милли проекты кысаларында гомуми белем бирү оешмалары арасында уздырылган бәйгедә өч тапкыр җиңүче булган.

Самара милли (татар) гимназиясе 1992 елда “Идел” татар иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән ачыла. Уку йорты Радищев урамы, 32 йортта урнашкан. Гимназиядә 3 фәннәр кандидаты эшли. Классларда уртача 25 укучы укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100