news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен «Пәйгамбәрләр тарихы» лекцияләре башланды

Беренче этапта балалар Йосыф пәйгамбәр тарихы белән танышачак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Саратовның Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбендә балалар өчен «Пәйгамбәрләр тарихы» дигән лекцияләр башланды. Дәресләр «Гарәп теле» фәне кысаларында дистанцион рәвештә уза. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Мәктәп» укучылары атнага ике мәртәбә укытучылары Әли хәзрәт Моратов белән мессенджерларда очраша.

Беренче этапта балалар Йосыф пәйгамбәр тарихы белән таныша. Яшь мөселманнар Әли хәзрәт белән бергә гарәп телендә текст яза, укый һәм аны русчага тәрҗемә итә. 

«Мәктәп» курсы кысаларында укучылар Ислам пәйгамбәрләре тормышыннан кызыклы фактлар гына белеп калмый, ә гарәпчә укуны, Изге Коръән теле лексикасын һәм грамматикасын ныгыта. 

Укучылар үз теләкләре буенча әзер өй эшләрен мөгаллимнең мессенджерына җибәрә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100