news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовның Ислам комплексында шахмат буенча турнирда 32 бала катнашкан

Турнирны якшәмбе мәктәбе оештырган.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Саратовның Ислам комплексында шахмат буенча беренче турнирда 32 малай һәм кыз катнашкан. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чара танылган галим һәм математик Мәхәммәд ибн Мусе аль-Хорезмга багышлап үткәрелгән. Турнирны “Мәктәп” якшәмбе мәктәбе оештырган. 

Ярышта 6дан 14 яшькә кадәрге 32 малай һәм кыз катнашкан.

Шахмат турниры “Зейд бин Сабит” Коръән үзәгендә узган. “Этюд” шахматны үстерү үзәге җитәкчесе Владимир Караваев хөкемдар ролен башкарган.

Интеллектуаль ярыш швейцар системасы белән барган. Өч сәгать дәвамында һәр катнашучы бишәр партия уйнаган. Компьютер программасы нәтиҗәләрне билгеләп барган.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнгән. Моннан тыш, һәр катнашучының шәхси рейтингы Россия шахмат федерациясе (РШФ) онлайн-базасына кертелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100