Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратовка пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән
Саратовка пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң дүрт кеше зыян күргән, шул исәптән бер хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин белдерүенчә, юк ителгән дрон калдыклары Саратов һәм Энгельстагы торак йортларга эләккән, бер хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Саратовның «Гагарин» халыкара аэропортында пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң самолетларны кабул итүгә һәм җибәрүгә вакытлы чикләүләр кертелгән.
Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, Һава һөҗүмнәреннән саклану системалары узган төндә 20 Украина пилотсыз очкычын юк иткән, шул исәптән тугызы — Саратов өлкәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз