news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов татары: «Татмедиа»ның интернет-кибете китапларга заказ бирү өчен бик уңайлы

Реналь Иксанов әнисенә «Киллер» һәм «Никах» китапларын алган.

Саратов татары: «Татмедиа»ның интернет-кибете китапларга заказ бирү өчен бик уңайлы
Рамил Гали/архив

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Саратовта яшәүче милләттәшебез Реналь Иксанов татар телен онытмас өчен, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең http://shop.tatmedia.ru/ интернет-кибетеннән татар китапларына заказ биргән. Ул интернет-кибетне уңайлы дип бәяләде.

«Декабрьдә әниемә Нәбирә Гыйматдинованың „Уйланмаган көнем юк…“ китабын алу өчен „Татмедиа“ бинасындагы әдәби кафега килгән идем. Әни китапны укып чыкты, бик ошатты. Тагын татар китаплары сорады. Шунлыктан, „Татмедиа“ның интернет-кибетеннән янәдән татар китапларына заказ бирдем», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Реналь Иксанов Марат Кәбировның «Киллер» һәм Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китапларын сайлаган. «Китаплар Саратовка берничә көннән килеп җитәчәк. Интернет-кибет аркылы заказ бирүе бик уңай булды», — дип бәяләде ул.

«Татар теле шәһәр мохитендә онытыла, шунлыктан, миңа татарча китаплар укырга киңәш иттеләр. Әнигә дип алсам да, үзем дә укыйм», — дип сөйләде Реналь Иксанов.

Сатып алучыларга товарлар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә почта аша җибәрелә. Шулай ук Казанда Декабристлар урамы, 2 йорт адресында урнашкан пункттан биреп җибәрү мөмкинлеге дә бар.

Интернет-кибеттә «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» һәм башка популяр журналларның соңгы саннарын һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны сатып алырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100