news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов татарларының калфак тегәргә өйрәнү мөмкинлеге бар

Чара милли hәм эстетик тәрбия бирү, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан уздырыла.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). 6 апрель көнне Саратовның "Якташлар" оешмасы калфак тегү буенча мастер-класс уздырачак. Бу хакта оешманың социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
"Милләтем бизәге — калфагым! Борын-борыннан калфак- татар хатын-кызларының бизәге булып саналган. Милли hәм эстетик тәрбия бирү, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, Саратовның "Якташлар" татар оешмасы калфак тегү буенча мастер-класс оештыра", - диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot