news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Саратов татар гимназиясендә үткәрелгән футбол буенча чемпионатта 9 команда көч сынашкан
Командалар 5 сәгатькә якын төп бүләк өчен көч сынашкан.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Саратов татар гимназиясендә үткәрелгән футбол буенча чемпионатта 9 команда көч сынашкан. Бу хакта "Сары Тау" татар яшьләре иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
Футболчылар 5 сәгатькә якын төп бүләк - 3 мең сум өчен ярышкан. Ярымфиналга 4 команда: Алтат, Шәех Сәид мәдрәсәсе, Пугачев һәм Сафаровка авыллары уенчылары чыккан.
Өченче урын өчен көч сынашуда мәдрәсә шәкертләре командасы Пугачев авылы егетләрен җиңгән.
Беренчелек өчен ярышкан Алтат һәм Сафаровка командаларыннан Алтат футболчылары өстенлек күрсәткән.
Чемпионаттан соң катнашучылар "Учак кичәсе"нә җыелып, татарча җырлар җырлаган, бергәләп ял иткән.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от ОМТО Сары Тау (@omto_saritay)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot