Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов шәһәренең «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге яңа китаплар бастырып чыгарды
Алар арасында Муса Бигиевның дөнья фәнни җәмәгатьчелегенә таныш булган «Лучшее издание о десяти» китабының рус теленә тәрҗемә ителгән басмасы да бар.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Саратов шәһәренең «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге яңа китаплар бастырып чыгарды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң элек Муса Бигиевның дөнья фәнни җәмәгатьчелегенә таныш булган «Лучшее издание о десяти» китабының рус теленә тәрҗемә ителгән басмасы дөнья күрде. Шәех Ибн Әл-Җәзарийянең танылган бер хезмәтенең әлеге фундаменталь аңлатмасын озак еллар югалган дип санаганнар. Аны моннан берничә ел элек Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов Мәскәүдәге көнчыгыш кулъязмалары күргәзмәсеннән табып алган.
Ел ахырында берьюлы өч китап басылып чыкты. Аларның беренчесе - «Альманах Корана» - «Таджвид. Реалии и перспективы» фәнни конференциясе мәкаләләр җыентыгының икенче чыгарылышы. Әлеге брошюрада тәҗвидне өйрәнүчеләр һәм укытучылар өчен генә түгел, ә Коръәнне яратучы, аны укучы һәм өйрәнүчеләр өчен дә актуаль булган мәгълүмат тупланган.
Икенче китап – Коръән үзәге мөгаллиме Ринат Кинжибаевның «Разум и желания души» дигән җыентыгы.
Соңгы китап «Тәҗвид» сериясендә дөнья күргән. Әлеге басма – Коръән укуның теоретик өлешен тирәнтен өйрәнүчеләр өчен дәреслек булып тора. Анда тәҗвид фәненең нечкәлекләре өйрәнелә, төрле галимнәрнең фикерләре китерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз