news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Саратов шәһәренең җәмигъ мәчетендә «Күңелле әлифба» конкурсы узган

Мәчет каршындагы «Мәктәп» укучыларына ирекле рәвештә гарәп әлифбасы хәрефләрен сурәтләргә тәкъдим ителгән.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Саратов шәһәренең җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп»тә «Күңелле әлифба» дип аталган иҗади конкурска нәтиҗә ясаганнар.

Конкурс декабрь башында башланып киткән булган. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте яза. 

«Мәктәп» укучыларына ирекле рәвештә гарәп әлифбасы хәрефләрен сурәтләргә тәкъдим ителгән. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар хәрефләрне кулдан ясаганнар, аппликацияләр һәм башка төрле эшләнмәләр иҗат иткәннәр.

«Мәктәп» директоры урынбасары Әлфия Кармеева әйтүенчә, мондый иҗади конкурс инде өченче ел үткәрелә икән. «Төрле конкурслар аша укучыларыбыз узган материалны яхшырак исләрендә калдыра. Балалар аларны түземсезлек белән көтә, укытучыларын матур һәм үзенчәлекле эшләре белән сөендерәләр», — ди ул.

Иң матур рәсемнәр Саратов шәһәренең Ислам комплексы холлына эленәчәк. «Мәктәп»тә әйтүләренчә, «Күңелле әлифба» конкурсында катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылачак.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100