news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов шәһәрендәге «Шәех Сәид» мәдрәсәсенә укучылар чакыралар

Мәдрәсәне тәмамлаучыларга «Имам-хатыйб, ислам нигезләре укытучысы» (ир-атлар өчен), «Ислам нигезләре укытучысы» (хатын-кызлар өчен) квалификациясе бирелә.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). 20 августтан башлап Саратов шәһәрендәге «Шәех Сәид» мәдрәсәсенә 2020-2021 уку елында көндезге-читтән торып уку (кичке) һәм читтән торып уку формаларына укырга керергә теләүче абитуриентлардан документлар кабул итү башлана. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Мәдрәсә дәресләрендә алар Изге Коръәнне төп нөсхәдә укырга өйрәнә, Мөхәммәд пәйгамбәребез тәгълиматлары белән таныша, ислам хокукын, ислам этикасын һәм башка дисциплиналарны өйрәнә алачак. Уку елы дәвамында мәгариф учреждениесе шулай ук студентлар өчен мәдәни-агарту һәм ял чаралары оештыра.

Мәдрәсәдә укыту «Ислам фәннәре һәм тәрбия» юнәлеше буенча «Дини оешма хезмәткәрләрен һәм дини персонал әзерләү» юнәлеше буенча алып барыла. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга «Имам-хатыйб, ислам нигезләре укытучысы» (ир-атлар өчен), «Ислам нигезләре укытучысы» (хатын-кызлар өчен) квалификациясе бирелә. Уку вакыты 3 ел һәм 10 ай.

Мәдрәсәгә урта гомуми белем алган ислам динен тотучы 60 яшькә кадәрге Россия гражданнары керә ала. Мәдрәсәгә керү өчен башлангыч дини белем таләп ителми. Укыту рус телендә алып барыла. Быел беренче тапкыр читтән торып уку бүлегенең хатын-кызлар төркеменә гаризалар кабул ителә.

Кичке бүлектә дәресләр дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 17.30 сәгатьтән 20.10 сәгатькә кадәр үткәрелә. Дәресләр 15 сентябрьдән башлана. Читтән торып укучы студентлар укуга гыйнвар башында керешәчәк.

Карантинга бәйле чикләү чаралары булганга, белем бирү программасының бер өлеше дистанцион режимда гамәлгә ашырылачак. Мәдрәсәгә укырга керүче абитуриентларның интернетка тоташкан тиешле җиһазлары (компьютер яки смартфон) билгеләнгән программа белән тәэмин ителгән (WhatsApp, Zoom) булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100