news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды

Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды
Фото: tatar-congress.org

27 апрель көнне Саратов шәһәрендә «Идел йолдызлары» татар балалары фестивале узды. Бирегә күп кенә регионнардан катнашучылар җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин сәламләде.

Фестиваль татар теле, милли мәдәният бәйрәменә әверелде. Катнашучы балалар үзләренен осталыкларын күрсәтте.

Фестивальнең Гран-при ияләре – Кукмара һәм Арча районы коллективлары.

Шулай ук кичә Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе һәм Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее делегациясе катнашты. Татарстан мәктәпләре һәм Саратов гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100