news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов шәһәрендә Идел буе халыклары тормышына багышланган фәнни-гамәли конференция булды

Саратов шәһәрендә Идел буе идарә институтында мәктәп укучыларының «Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният» VIII төбәкара фәнни-гамәли конференциясен ачу һәм пленар утырышы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

2024 елда конференциягә Татарстан, Чувашия, Мордовия республикалары, Пермь крае, Киров өлкәсе, Әстерхан, Самара, Димитровград, Ульяновск, Пенза һәм Саратов өлкәләре, Саратов шәһәреннән 160тан артык эш җибәргәннәр.

Фәнни-гамәли конференция «Фәнгә беренче адымнар», «Идел буе тарихы», «Культурология», «Фольклор һәм этнография», «Әдәбият һәм тел белеме», «Дискуссион мәйданчык», «Татар теле һәм әдәбияты», «Хәрби-патриотик», «Авыл тормыш рәвеше», «Идел буеның нефть һәм газ сәнәгате», «Айти-технологияләр» секцияләрендә дәвам итте. Барлык катнашучылар конференциянең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм үткәрелүен бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100