news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов Сабан туе Татарстанның Лениногорск районы катнашында уздырыла

Саратов өлкәсе Cабан туе 8 июльдә Саратов муниципаль районының Усть-Курдюм авылы янында була.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе Cабан туе 8 июльдә Саратов муниципаль районының Усть-Курдюм авылы янында була, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе Хөкүмәтенең рәсми сайты.

Милли бәйрәмдә Татарстан, Башкортстан делегацияләре һәм өлкәнең 30 муниципаль районыннан кунаклар көтелә.

Сабан туе 10.00 сәгатьтә башлана. Сабан туйда катнашучылар өчен Саратов шәһәреннән өстәмә автобуслар йөреп торачак.

Россия регионнарында Сабан туйлар уздыруның расланган графигы буенча, Саратов өлкәсе сабантуе Татарстанның Лениногорск районы катнашында уздырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot