news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсенең Яңа Үзән районында яңа мәчет ачылды

Саратов өлкәсенең Яңа Үзән районы Куриловка авылында мәчет ачылды. Җирле мәдәният йортында узган тантаналы чарага Саратов, Балашов, Питерка, Александров Гай һәм Яңа Үзән районнарыннан имамнар һәм мөселманнар килгән иде. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Бәйрәмдә Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары, Саратов өлкәсенең эчке сәясәт һәм иҗтимагый элемтәләр министры урынбасары Виталий Шустов, Саратов өлкә думасы депутаты Галина Ткачева, Яңа Үзән районы башлыгы Андрей Опалько, Курилово муниципаль берәмлеге башлыгы Николай Аленин кебек мәртәбәле кунаклар катнашты.

Кунакларны сәламләп һәм шатлыклы вакыйга белән котлап, мөфти Куриловка авылындагы мәчетнең Идел буе Болгар дәүләте халыкларының рәсми рәвештә Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан юбилей елында ачылуын билгеләп үтте.

Бәйрәм кысаларында Куриловка мәчете тарихы турында видеоролик күрсәттеләр. Мөселманнарның беренче җыелышыннан аның рәсми ачылышына кадәр 14 ел үткән. Мәчетнең ничек төзелүе видеороликта чагылдырылган.

Шуннан соң РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Саратов өлкәсе мөфтие исеменнән сәхнәдә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантаналы рәвештә тасма киселгәч, күмәк намаз укылды. 

  • Куриловка авылында ачылган мәчет Яңа Үзән районындагы икенче мәчет булды.
news_right_1
news_right_2
news_bot