news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсендәге Ивантеевск мәчете юбилей тантаналарына әзерләнә

Саратов өлкәсендәге иң матур мәчетләрнең берсе булган Ивантеевск районының төп мәчете үзенең 30 еллыгын бәйрәм итә. 2026 елның 3 февралендә юбилей чараларында катнашу өчен бирегә төрле төбәкләрдән кунаклар киләчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне Ивантеевскида һәм күрше Пугачев шәһәрендә тантаналы вакыйгага багышланган төбәк мөселманнары Диния нәзарәте президиумының күчмә утырышы узачак. Мөселман дин әһелләре районнарда 3 һәм 4 февральдә эшләячәк.

Пугачевка сәфәрләре кысаларында кунакларны туган якны өйрәнү музеена экскурсия көтә, ә Ивантеевскида мәчет юбилее уңаеннан кичке аш булачак.

Чарада катнашучылар мөселман гыйбадәтханәсен төзү тарихы турында сөйләшеп кенә калмаячак, кичә программасында шулай ук Саратов өлкәсендә танылган дин әһелләренең чыгышлары, нәшидләр һәм шигырьләр башкару, 30 еллыкка әзерләнгән махсус фильм карау, шулай ук хәйрия аукционы да булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot