news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсе Коръән үзәгендә Рамазан аенда экспресс-дәресләр үткәрә

Шушы көннәрдә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге Рамазан аенда ел саен экспресс-дәресләр үткәрә.

Дәресләрне «Зейд бин Сабит» үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов алып бара. Анда теләге булган һәркем гарәп алфавитын җиңел генә өйрәнергә һәм «Әл-Фатих» сүрәсе үрнәгендә тәҗвид кагыйдәләре белән таныша ала. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Берничә ел дәвамында Рамазан аенда экспресс-дәресләр уздырабыз. Без аларның нәтиҗәлелеген күрәбез. Безнең методика ярдәмендә тыңлаучы максимум мәгълүмат ала, ә берничә дәрестән соң ул изге Коръәнне оригиналда мөстәкыйль рәвештә укый башлый», - диде «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов.

Экспресс-дәресләр көн саен Саратов Җәмигъ мәчетендә Ястү һәм Тәрәвих намазлары башланырга унбиш минут кала ир-атлар залында үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100