news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсендә «Минем беренче намаз» проектының чираттагы этабы тәмамланды

Саратов өлкәсенең «Родник» хатын-кызлар оешмасы инде бер елдан артык «Минем беренче намаз» проектын гамәлгә ашыра. 2025 елның июль ахырында чираттагы төркем курсларны тәмамлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, өч атна дәвамында төркемгә язылган мөселман хатын-кызлары ислам нигезләрен өйрәнә. Курс кысаларында иң зур блок намаз темасына - уку кагыйдәләрен өйрәнүгә һәм гамәли дәресләргә багышланган. Дәресләрне «Родник» оешмасы активисты, «Шәех Сәет» мәдрәсәсен тәмамлаган Әлфия Рәхмәтуллина алып бара.

Курслар 6 дәрестән тора, алар ял көннәрендә Саратов ислам комплексында уза һәм сәгать ярым дәвам итә. 2025 елның июль ахырында биш кешедән торган төркем укуларын уңышлы гына тәмамлады. Соңгы дәресләрдә алар белән «Родник» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Хәдиҗә Бибарсова очрашты. Ул курсларны тәмамлаучылар белән формаль булмаган шартларда аралашты һәм аларга бүләкләр тапшырды.

«Намаз ярдәмендә кеше үзенең эчке дөньясын тәрбияли, бу аны начар һәм бозык гамәлләрдән тыеп кала. Бу тормышта ул үз гаиләсенә, җәмгыятькә, Ватанына файда китерәчәк, ә ахирәттә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешәчәк», - дип искәртте Хәдиҗә Бибарсова.

Әйтергә кирәк, бер ел эчендә «Минем беренче намаз» курсларын 40 кеше үткән. Дәресләргә төрле милләттәге, яшьтәге һәм белем дәрәҗәсе төрле булган мөселман хатын-кызлары языла.

news_right_1
news_right_2
news_bot