news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсендә ике җиңел машина бәрелешкән, алты кеше һәлак булган

Саратов өлкәсендә ике җиңел машина бәрелешкән, алты кеше һәлак булган, дип яза ТАСС.

«Renault Logan һәм Hyundai Accent автомобильләре бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше һәлак булган, ике кеше медицина учреждениесенә китерелгән», – дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсендә.

Якынча мәгълүматлар буенча, Renault Logan каршы як полосага чыккан. Ике машинаның да йөртүчеләре, шулай ук Renault автомобиленең өч пассажиры, шул исәптән машина йөртүченең кызы, һәм Hyundai автомобиленең бер пассажиры һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot