Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов өлкәсендә Голәмәләр шурасы төзелде
5 июньдә Саратовтагы Ислам комплексында мөфти Рәсим хәзрәт Кузяхметов рәислегендә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы утырышы узды. Биредә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршында Голәмәләр шурасы төзү турында игълан ителде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Президиум әгъзалары Голәмәләр шурасы эшчәнлеген регламентлый торган нигезләмә дә кабул итте һәм аның составын раслады.
Анда Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Рәсим хәзрәт Кузяхметов (ул Голәмәләр шурасын да җитәкләде), «Шәех Сәет» мәдрәсәсе мөгаллиме Рәшит хәзрәт Тугушев (Голәмәләр шурасының секретаре итеп сайланды), мәдрәсә мөгаллиме, Энгельс шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Мәһди хәзрәт Алтынбаев, мәдрәсә мөгаллиме, шәех Нидаль әл-Хих, Балаково районы имам-мөхтәсибе Абдерахман хәзрәт Тугушев һәм мөфти урынбасары, Вольск районы имам-мөхтәсибе Абделхәким хәзрәт Яфаров керде.
Утырышта төбәк мөселманнары Диния нәзарәте каршында хәйрия фонды төзү турында карар кабул ителде. Ул Диния нәзарәтенең хәйрия һәм мәгърифәтчелек проектларына ярдәм күрсәтәчәк. Хәзерге вакыттан аны теркәргә ниятлиләр.
Фикер алышкан мәсьәләләр арасында Президиумның яңа әгъзаларын сайлау, өлкә районнарында балалар сменалары үткәрү һәм Корбан бәйрәме уңаеннан төрле чаралар оештыру да бар иде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз