Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратов өлкәсендә «Чишмә» оешмасы хәрбиләрнең якыннары өчен терапия сеанслары үткәрә
Саратов өлкәсендә «Чишмә» хатын-кызлар оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучы яки һәлак булган ир-атларның якыннары өчен терапия сеансларын башлап җибәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Очрашулар «Мин ялгыз түгел» проекты кысаларында оештырылган. 8 августта проект авторы, «Чишмә» психологы һәм активисты Сабина Кулиева беренче сеансны үткәрде. Анда Саратов өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Махсус хәрби операция тарихы музее директоры Наталья Речман булды.
Мондый терапиянең төп максаты - махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук югалту ачысын кичерергә, үзеңдә яшерен эчке ресурсларны табарга, стресска каршы торучанлыкны яхшыртырга, тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итү, дип аңлата Сабина Кулиева.
Терапия барышында психолог төрле ысуллар, күнегүләр һәм тестлар, шул исәптән арт-терапия дә куллана. Киләчәктә нейрографиканы да эшкә кертү планлаштырыла.
Проектта хәрбиләрнең хатыннары, әниләре, апалары, кызлары катнаша ала. Терапия индивидуаль һәм төркем форматында (мастер-класс, тренинг, практикум) уза, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз