Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов өлкәсендә 125 баланы, поезддан төшереп, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар
Саратов өлкәсендә 125 баланы поезддан төшереп, хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Поездда Төмәннән Адлерга барган төркемдәге бер баланың температурасы күтәрелгән, аңа медицина ярдәме кирәк булган. Шулай итеп, сәламәтлеген тикшерү өчен 120дән артык баланы хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) урында мобиль лаборатория оештырган һәм, барлык балаларны да караганнан соң, ниндидер авырулары булу-булмавын тикшерү өчен, автобуста Саратов өлкәсендәге йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.
Утызга якын бала температурага зарланган. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелә, вазгыять махсус контрольдә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз