news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсе Вольск Җәмигъ мәчете каршында балалар өчен белем бирү мәйданчыгы эшли

Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Вольск шәһәре Җәмигъ мәчете каршындагы балалар мәйданчыгында дәресләр үткәрә. Көн саен малайлар һәм кызлар бирегә белем алу өчен килә.

Җәйге мәйданчык кысаларында балалар изге Коръәнне укый, пәйгамбәрләр тарихын, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрен һәм әхлак турындагы хикәяләрне өйрәнә. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары, Вольск районы имам-мөхтәсибе Габделхәким хәзрәт Җәфәров хәбәр иткәнчә, мәчет каршындагы дәресләргә көн саен 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге егермедән артык бала йөри. Малайлар да, кызлар да укудан тыш, вакытларын күңелле уздыра, уйныйлар һәм аралашалар.

Вольск Җәмигъ мәчете каршындагы җәйге балалар мәйданчыгы 1 августта эшли башлады. Ул ике атна үз эшен дәвам итә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый балалар мәйданчыклары мәктәп каникуллары вакытында Вольск шәһәренең Җәмигъ мәчете каршында даими уздырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot