Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең өлкән имамына «Әл-Фәхр» ордены тапшырылды
2026 елның августында Саратов өлкәсендә төбәк мөселманнары Диния нәзарәте аксакалларының берсе, Пугачев шәһәре имамы Фәрит Мостафинны хөрмәтләделәр. Дин әһеленә 75 яшь тулды. Юбилей уңаеннан Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Рәсим Хуҗәхмәтов килде. Котлау тантанасы җомга көнне шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә узды.
Җомга намазы алдыннан мәхәллә кешеләре алдында мөфти Рәсим Хуҗәхмәтов аксакалга җылы теләкләр һәм котлаулар белән чыгыш ясады. Моннан тыш, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Фәрит Мостафинга иң югары бүләк — «Әл-Фәхр» ордены тапшырылды. Ул Динара һәм милләтара тынычлыкны ныгытуга, исламның рухи кыйммәтләрен үстерүгә керткән зур өлеше, шулай ук Россия мөселман җәмгыятенә (өммәгә) ярдәм иткәне өчен бирелә.
- Фәрит хәзрәт Мостафин Саратов өлкәсендә 29 ел имам булып хезмәт итә. Мәчеттә ул шулай ук мәхәллә кешеләре өчен ислам һәм таҗвид нигезләре укыта. Дин әһеленең уллары әтиләре эзләреннән киткәннәр: Рамил Мостафин Саратов өлкәсенең Ивантеевск районында имам-мөхтәсиб, Фаил Мостафин Перелюбск районында имам булып эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз