news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа мәхәллә барлыкка килде

Саратов өлкәсенең Федоровка районында беренче мөселман дини оешмасы теркәлгән. 29 майда Еруслан авылында Корбан бәйрәме уңаеннан район хакимияте башлыгы катнашында үткәрелгән бәйрәм чарасында яңа мәхәллә төзелү турында игълан ителде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәхәллә эшчәнлеге рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, җәмгыятьне үстерүгә, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклауга юнәлдереләчәк. Якын арада мөселман гыйбадәтханәсе төзелешенә әзерлек эшләре башлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot