Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов өлкәсе Диния нәзарәте мохтаҗларга 28 тонна ит өләште
Саратов өлкәсе мәхәлләләрендә 2026 елның 27-30 маенда узган Корбан бәйрәме дәвамында мохтаҗларга 28 тоннага якын ит тараттылар. Хәйрия акцияләре бөтен өлкә буйлап оештырылган һәм меңнән артык гаиләне колачлаган.
Социаль яктан якланмаган категория гражданнарны ит белән тәэмин итү — Ид әл-Адха көннәренең иң мөһим бурычларының берсе. Корбан ите аз керемле, күп балалы, авыр тормыш хәленә эләккән пенсионерлар йортларында, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бирелде.
Барлыгы 26 сыер һәм меңнән артык сарык суелган. Процедура хокукый һәм санитария нормалары нигезендә махсус билгеләнгән урыннарда башкарылды.
Корбан бәйрәме барышында төбәк Мөселманнарының Диния нәзарәте учреждениеләренә дә ярдәм күрсәтелде: түшкәләрнең бер өлеше Саратовның «Шәех Сәид» мәдрәсәсе һәм «Зеркальный» балаларны савыктыру лагере ихтыяҗлары өчен тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз