news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов өлкәсе Диния нәзарәте бердәм укыту программасын гамәлгә ашырырга әзерләнә

Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзалары чираттагы утырышка җыелды, ул 2025 елның 1 октябрендә Саратовта узды. Төбәк мөфтие Рәсим хәзрәт Хуҗәхмәтов җитәкчелегендәге дин әһелләре мәхәлләләр эшенә һәм Диния нәзарәтенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган Рабигыль-әүвәл аена һәм аның дәвамында үткәрелгән чараларга йомгак ясады, салым һәм хокукый хисапның нечкәлекләре, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Газа халкына ярдәм итүгә бәйле эше турында фикер алышты.

Утырышта катнашучылар мәгариф мәсьәләләренә зур игътибар бирде. Мәсәлән, мөфти урынбасары Габделхәким хәзрәт Яфаров тарафыннан Саратов өлкәсенең якшәмбе мәктәпләре өчен бердәм укыту программасы, укучылар һәм укытучылар өчен кирәкле әдәбият тәкъдим ителде. Укучылар һәм мөгаллимнәрне тиздән махсус оффлайн-семинар көтә, анда педагоглар үзара тәҗрибә уртаклаша һәм квалификацияләрен күтәрә алачак.

Президиум шулай ук якын киләчәккә кайбер бурычлар билгеләде. Алар арасында губерна районнарында зәкят комиссияләре булдыру, Ершов районындагы Осинов Гай авылы мәчетенең 125 еллыгы уңаеннан юбилей тантаналары үткәрү һәм «Саратов өлкәсе мәчетләре тарихы» күргәзмәсен оештыруга бәйле бурычлар бар.

Моннан тыш, төбәк мөселманнары Диния нәзарәтендә 2026 елның җәйге каникулларына әзерлек башланды. Саратов шәһәре һәм районнардагы яшь мөселманнар «Зеркальный» лагеренда ял итә алачак, шуңа бәйле рәвештә мөхтәсибәтләр квоталар бүләргә тиеш.

Президиумның чираттагы очрашуы ноябрь аенда Энгельс шәһәрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot