Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган төбәк гражданнарына ярдәм итү эшчәнлеген дәвам итә.
2 февральдә Саратов Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов һәм «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов мобилизацияләнгәннәрнең гаиләсендә булды. Алар азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без мобилизацияләнгәннәргә рухи һәм әхлакый яктан, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итәргә тырышабыз», - дип билгеләп үтте Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов.
Аның сүзләренчә, адреслы ярдәм дәвам итәчәк.