Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов мөселманнары махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте
Узган ялларда Саратов мөселманнары, «Яңарыш» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, аның җитәкчесе Рөстәм Әбделманов һәм Совет әгъзасы Алексей Моратов гуманитар миссия белән Белгородта махсус хәрби операция зонасында булды. Дин тотучылар Белгород һәм Харьков юнәлешләрендә эшләүче хәрбиләргә төрле оешмалар һәм өлкәдә яшәүче гади кешеләр акчасына җыелган йөкне илтеп бирде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу юлы «Саратов Масксеть», Энгельс шәһәренең «Швейбат» волонтерлык оешмасы, Ровенск районындагы Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының вәкиллеге, Дергачевск районының Сәфәровка авылы халкы һәм башкалар үз өлешләрен кертте.
Йөк составына ландшафтлар яшеллек белән чуарланган вакытта бик кирәкле маскировка челтәрләре, һавадан һөҗүмнәрдән саклану өчен турельләр һәм азык-төлек кергән.
Миссияне «Яңарыш» активы Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов белән оештырды. Искәртик, дин эшлеклесе хезмәттәше Саратовның «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов белән хәзер махсус хәрби операция зонасында «Ахмат» махсус подразделениеда дин эшлеклесе сыйфатында хезмәттә. Анда волонтерлар йөк белән килгән һәм, ерак араларга карамастан, алар гуманитар ярдәм җибәрүне оештыруны дәвам итәләр.
Сәфәр Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте линиясе буенча узды, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга бәйле мәсьәләләрне җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз