news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов мөселманнары күмәк ифтар үткәргән

Саратов өлкәсенең Балашов шәһәрендә мөселманнар күмәк ифтар оештырды. Әлеге ифтарга алар Саратов, Энгельс, Калинин, Самойловск, Турковск шәһәрләреннән һәм Пенза өлкәсеннән кунаклар чакырган.

Россия мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итүенчә, Саратов өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Энгельс районы имам-мөхтәсибе Рушан хәзрәт Сәйфетдинов дин кардәшләрен изге ай белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, ураза – үз-үзеңне үзгәртү, яхшырак булу, Аллаһы Тәгаләнең юмартлыгына лаек булу өчен менә дигән мөмкинлек, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot