news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов мөселманнары ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап футбол турниры уздырган

Саратов мөселманнары ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап футбол турниры уздырган
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте фотосы

Саратов өлкәсен Энгельс шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол турниры булып узды, дип хәбәр итә Саратов дәүләт телерадиокомпаниясе.

Ярышларда Новоузенск, Маркс һәм Саратов шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Командалар төрле – татар, казах, дагыстанлылар, чеченнар, гарәп илләреннән студентлар, «Шейх Саид» мәдрәсәсе командасы, Саратов һәм Энгельс мәчетләре, «Яңарыш» оешмасы  Маркс һәм Новоузенск командалары составында мөселман булмаган конфессия вәкилләре уйнады.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылган чараларга ярдәм күрсәтүләре өчен өлкә хакимиятенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», – ди Саратов шәһәре Җәмигъ мәчете имамы Фәнил хәзрәт Бибарсов.

Өлкәнең эчке сәясәт һәм җәмәгать мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле Тимофей Лещенко, спорт турнирының физик культура һәм сәламәт тормыш рәвешен үстерү, төбәк территориясендә милләтара һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда әһәмиятен билгеләп үтте.

Финалга казах һәм дагыстан командалары чыккан, аларның көчләре тигез булу сәбәпле, пенальти сериясендә җиңүче дип казахларның «Кайрат» командасы табылган. Алар инде икенче ел рәттән шушы уенда җиңүче. Аларга кубок тапшырылган, дип хәбәр итә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100