news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов мөселманнары гомрә хаҗын кылган

Саратов өлкәсе мөселманнары төркеме Россия төбәкләреннән башка дин кардәшләре белән бергә кышкы каникул көннәрендә гомрә – кече хаҗ кылу өчен Мәккә һәм Мәдинәгә барган. Төркемне Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Ильяс хаҗи Богатырев җитәкләгән. Бу хакта Россия мөселманнары шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнары ислам тарихындагы мөһим вакыйгалар белән бәйле истәлекле урыннарда булган. Алар Мәдинәдәге пәйгамбәр мәчетендә намаз укыган һәм дога кылган, Куба мәчетендә һәм Ухуд тавында булганнар, шулай ук экскурсияләрдә Мәдинә шәһәренең тарихи өлеше белән танышканнар.

Ихрамга кергәч, һәм Мәккәгә килгәч, хаҗилар гомрә хаҗы кыла. Мөселманнар таваф кыла (изге Кәгъбә тирәли әйләнеп чыгу), Ибраһим пәйгамбәр торган урын артында намаз укый, зәмзәм суы белән сыйлана, Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасында араны уза, шулай ук кече хаҗның башка йолаларын башкаралар.

Моннан тыш, Россия хаҗилары Гарәфәт, Мөздәлифә һәм Мина үзәнлекләрендә була, Коръән иңдерелә башлаган Хира мәгарәсенә бара һәм Мәккәнең тарихи өлеше белән таныша. Монда әл-Харам мәчетендә җәмәгать намазы укып, дога кылалар.

Хәзер 2024 елның июнендә узачак олы хаҗга әзерлек бара. Ул Мәккә һәм Мәдинәдә бөтен дөньядан миллионлаган мөселманнарны җыячак, алар арасында Россиядән 25 меңгә якын кешелек делегация дә бар. «Мөслим Тур» компаниясе булачак хаҗиларның ихтыяҗларына бәйле рәвештә берничә хаҗ программасы төзегән. Хәзерге вакытта Саратов өлкәсе хаҗилар составы формалаша. Алар ислам дине нигезләренең бишенче баганасын Ильяс хаҗи Богатырев, Рәшид хәзрәт Тугушев, Мәһди хәзрәт Алтынбаев, Габделхәким хәзрәт Яфаров, Равил хәзрәт Тугушев һәм Нидаль хәзрәт Әл-Хих җитәкчелегендә кылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100