Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саратов мөселманнары Дагыстандагы су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрде
Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Дагыстанда су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар йөк җибәрелде.
Моңа кадәр Саратов өлкәсе мөфтие Рәсим хәзрәт Хуҗәмәтов диндәшләрен су басу зонасында булганнарга хәйрия ярдәме күрсәтергә өндәде.
3450 данә биш литрлы эчәргә яраклы сатып алынган.
«Без, Саратов мөселманнары, читтә калмыйбыз, мөмкин булганча Дагыстанда зыян күрүчеләргә ярдәм итәбез. Аллаһы Тәгалә су басу зонасына эләккән кешеләрнең хәлен җиңеләйтсен», – диде Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Габделхәким хәзрәт Яфаров гуманитар ярдәм җибәргәндә.
«Без Дагыстанда ниләр барганын күрәбез. Алар өчен борчылабыз, бүген аларга ярдәм итәргә кирәк. Алар эчә торган суга мохтаҗ, шуңа күрә су белән бер фурага түләргә булдым», — диде хәйрияче Эллияр Аллаһвердиев.
Исегезгә төшерәбез, март ахырында һәм апрель башында Дагыстан Республикасында су басу булды. Масштаблы табигый бәла-каза нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды, ике меңнән артык йорт җимерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз